Россиялеләр эскроу-счетлар механизмы аша ана капиталы акчаларын шәхси торак төзелешенә юнәлтә алачак. Законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, ул хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.
Документ нигезендә, ана капиталы хуҗасы акчаларны (яки аларның бер өлешен) «бенефициары булып төзелешне гамәлгә ашыручы юридик зат яки шәхси эшмәкәр торган» эскроу-счетка җибәрә. Әгәр дә килешү өзелә икән, акчалар хуҗасына кайтарыла.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ана капиталын автомобиль сатып алу өчен кулланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.