Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мамадыш районында Дәүләт Думасы депутатларыннан почта проблемасын хәл итүне сорадылар

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» брендлы микроавтобуслары республиканың шәһәр һәм авыллары буйлап йөрүен дәвам итә. Агитация проекты кысаларында Татарстан халкына Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм сайлаулар турында сөйлиләр, шулай ук аларны борчыган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр җыялар. Көн саен, дүшәмбе һәм сишәмбедән кала, агитаторлар 15 торак пунктны йөреп чыга. Бүген шуларның берсе Мамадыш районының Кече Сон авылы булды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Мамадыш районына Дәүләт Думасы депутатлары Анатолий Иванов (муниципалитетның элеккеге башлыгы) һәм Илья Вольфсон килде.

Кече Сон авылы халкы парламентарийларга җирле почта бүлегенең инде берничә ай дәвамында эшләмәвенә зарланган, хезмәт хакы түбән булу сәбәпле почтаның барлык хезмәткәрләре эштән киткән. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү яки хат җибәрү өчен авыл халкына Мамадышка барып йөрергә туры килә.

Авылның тормышын яхшырту өчен иң беренче чиратта кирәкле үзгәреш буларак җирле халык шулай ук юлларны ремонтлауны атады. Авылга бердәнбер керү юлы җимерелгән, юл өлеше чокыр-чакырдан гына тора. Авыл халкы җәйге чорда су җитмәүне дә телгә алды. Аларның сүзләренә караганда, бөтенесе бакчаларында үстергән яшелчәләренә су сибә башлагач, хәл начарая төшә.

«Мондый очрашулар бик мөһим, алар даими булырга тиеш, чөнки безгә шәһәр халкын гына түгел, ә ерак авыллар һәм салаларда яшәүчеләрне дә нинди проблемалар борчуын күрергә кирәк. Кешеләр мәнфәгатьләрен кем яклаячагын белергә тели», - дип игътибар юнәлтте Илья Вольфсон.

«Авылның ничек яшәвен шәхси очрашулар аша гына тоярга мөмкин. Безнең бурыч – кешеләргә якынаю, конкрет проблемаларны хәл итәргә әзер булу. Безнең эшне халык бәяли. Шуңа күрә без татарстанлыларның кәефен, ихтыяҗларын һәм теләкләрен белергә омтылабыз. Бүген көн тәртибендә нәрсә торганын билгеләргә һәм хәлне үзгәртү өчен алдагы адымнарны уйларга кирәк», - дип белдерде Мамадыш районының элеккеге башлыгы Анатолий Иванов.

  • Бердәм республика сайлау округы буенча «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатка сорау яки тәкъдимеңне «Минем депутат» онлайн-сервисы аша калдырырга мөмкин. Үз соравын бирү өчен гражданинга kandidat.tatar сайтыннан файдаланырга яки эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр 8 (800) 222-17-08 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Сервис белән эш итүдә агитация бригадалары стоянкаларында да ярдәм күрсәтәчәкләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus