Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 500дән артык хәрбигә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанда 500дән артык хәрби хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Махсус хәрби операция уздыру дәүләт эшчәнлегенә үзгәрешләр кертте. Бүген республикада барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары махсус операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзаларына максималь ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Узган ел дәвамында дәүләт системасы әгъзалары махсус операциядә катнашучы 286 кеше һәм аларның якыннарына, ә быелның беренче яртыеллыгында 310 кешегә хокукый ярдәм күрсәткән», - дип билгеләп үтте министр хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзаларына юридик ярдәм күрсәтү өчен ведомствоара хезмәттәшлекне оештыруга багышланган түгәрәк өстәлдә.

Заһидуллин искәрткәнчә, хәрбиләр һәм аларның якыннарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон 2023 елның июлендә кабул ителгән. Еш очракта акчалата тәэминат, законнар нигезендә түләүләр, ташламалар, социаль гарантияләр һәм компенсацияләр, шулай ук аталыкны (аналыкны) билгеләү һәм дәгъвалау, алимент түләтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.

  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада дәүләт юридик бюросы төзелде, ул шул исәптән хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына юридик ярдәм күрсәтә. Һәр пәнҗешәмбе оешма юристлары «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы мәйданчыгында гражданнарны кабул итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus