Кичә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узды. Бу кичә «Тыпыр-тыпыр тыпырдап» дигән темага багышланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бию остаханәсе биючеләр – педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Адымнар» полилингваль мәктәбенең «ZAMAN» бию ансамбле җитәкчесе Юлия Буятова башкаруында перформанстан башланып китте, диелә хәбәрдә.
Мастер-класс барышында кичәнең алып баручылары – проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Булат Гатауллин килгән кунаклар белән аралашып, төрле уеннар уйнатып алып бардылар. Иң оста биючеләр түбәтәй һәм яулыкка ия булды.
Җанлы музыка өчен баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов җавап бирде.