Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

19 июльдә танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) вафат булган көнне Казанда күренекле хәзрәтне искә алу чаралары үткәрелде.

Иртән бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында аның кабере янына җыелып, Коръән укыды, дога кылды. Әлеге чараны оештыручыларның берсе – Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кабере янына килеп Вәлиулла хәзрәтне искә алучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. «Вәлиулла хәзрәт «Иман» нәшриятында меңнән артык китап бастырган. Тарихта аның кебек күп китап әзерләп бастыручы бәлки булмагандыр. Без аның кебек булырга омтылабыз, «Хозур» нәшриятында басылган китап саны хәзер 400гә җитте. Ул – безгә тырышлыгы белән үрнәк. 2012 елда без аның белән «Казан басмасы»н бастырырга өлгердек. Вәлиулла хәзрәт – динебез, милләтебез өчен күп хезмәтләр куйды», – дип ассызыклады мөфти Камил хәзрәт.

Дога кылу мәрасиме тәмамланганнан соң, Апанай мәдрәсәсе бинасында Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында «Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары» дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге чарада дин әһелләре, остазлар, мөгаллимнәр, шул исәптән төрле иҗтимагый оешмалар һәм ЗАГС идарәсе вәкиле катнашты. Катнашучыларны «Иске шәһәр» префектурасы» префекты Айрат Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин һ.б. кунаклар сәламләде.

Сәламләүләрдән соң түгәрәк өстәл темасы буенча спикерлар чыгыш ясады. Алга таба мөгаллимнәр һәм абыстайлар, яучылар, үз эшчәнлек тәҗрибәләреннән чыгып, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары, бала тәрбияләү, мөнәсәбәтләрне яхшырту кебек сораулар буенча фикер алышуда катнашты.

  • 1991 елда Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры» журналларының, еллык «Мөселман календаре»нең шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.
  • 1998 елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002 һәм 2006 елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела.
  • Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак та билгеле.
  • 2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus