Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Сувар» газетасы Михаил Сеспелга багышланган төбакара фестиваль үткәрде

Бүген «Татмедиа» янындагы скверда «Сувар» республика чувашлары газетасы күренекле чуваш шагыйре Михаил Сеспелның 125 еллыгына музыкаль-поэтик фестваль оештырды. Фестиваль төбакара дәрәҗәдә үтте. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков бу чараның әһәмияте, аның кирәклеге хакында әйтте.

«Безнең Чувашиядәге коллегалар белән хезмәттәшлек итү турында килешү бар. Без үзара тәҗрибә уртаклашабыз, кирәк чакта ярдәм итәбез. «Татмедиа» тарафыннан да Татарстандада 5 газета чуваш телендә нәшер ителә. Чуваш халкы – безнең өчен тугандаш халык. Шигърият, иҗат тарихына бик мавыктыргыч экскурсия ясадыгыз. Мондый чаралар традициягә әверелә», – диде Шамил Садыйков.

Алга таба Чувашиядән килгән сәнгать әһелләренә «Татмедиа»ның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Михаил Сеспелне – шагыйрь-революционер, диләр. Ул бик катлаулы чорда яшәгән. Күпчелек талантлы кешеләр кебек гомере бик кыска булган, әмма үзеннән соң зур иҗади мирас калдырган. Аны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белән чагыштыру мөмкин, чувашлар өчен – ул шундый дәрәҗәдә», – дип сөйләде «Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трофимова.

Чара барышында Сеспелга багышланган «Лазурность юных лет» исемле күргәзмә эшләде.

«Тәтештәге укытучылар семинариясендә укыганда ук Сеспел бик гыйлемле була, яхшы укый. Чуваш шигырьләре төзелеше хакында хәтта мөгаллимнәре белән дә бәхәләшә һәм үз фикерен лаеклы яклый. Тәтештә 3 ел гына яшәсә дә, бу җир аның тормыш юлында тирән эз калдыра», диде – Чебоксар шәһәрендәге Михаил Сеспел музее мөдире Антонина Васильева.

Фестивальдә иҗат коллективлары, җырчылар җыр-моңнары белән чыгыш ясады. Шулай ук шагыйрьләр шигырьләрен яңгыраттылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus