Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Римзил Вәлиев: Мин язмышыма «Идел» журналын биреп, авыр юлда эшләтеп алганына рәхмәтле

«Идел» журналы 35 еллыгы уңаеннан журналга нигез салучыларны һәм журналда эшләүче шәхесләрне юбилей кичәсенә җыйды. Журналның беренче мөхәррире Римзил Вәлиев кичәдә истәлекләре белән бүлеште. «Мин язмышыма «Идел» журналын биреп, авыр юлда эшләтеп алганына рәхмәтле», – диде ул.

«Без нульдән башладык, бездә җаваплылык бар иде. Берничә ел буе язучылар Мәскәүләргә язып, яшьләр журналы өчен көрәштеләр. Декабрь аенда ЦКдан Медведев дигән секретарь килеп, рөхсәт ителде дигән кәгазь калдырып китте. Шунда без Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова, Роза Кожевникова, Әхәт Мушинский, Фәиз Зөлкәрнәев җыелдык. «Идел»нең альманахы бар иде. Тик журнал ул альманах түгел. «Огонек» һәм тагын бер-ике журнал Россиянең язмышын хәл итә торган әйберләр күтәреп чыгардылар. Минем дә шундый журнал эшлисем килде», – дип искә алды Римзил Вәлиев.

Журналист «Идел»гә рәхмәтен белдерде. «Тормышым үзгәрде, минем татар журналисты икәнемне белделәр. Мин Уфадан килгән кеше, мине белмиләр иде», – диде ул.

«Мин бик озак эшләмәдем, 130 мең тиражга җиткергәннән соң үзем теләп киттем. Ләкин ул елларда татар милләте, Татарстан үзе шушы журналга терәлеп торган кебек иде. Шул вакытта 35 елдан соң шуларны искә алырбыз дип уйламадым», – диде Римзил Вәлиев.

Ул хәзерге «Идел» журналы хәзерге яшьләрнең лидерына әйләнсен, дип теләде.

«Яңа сулыш белән хәзерге «Идел» белән хәзерге яшьләрне җыярга кирәк. Мөмкинлек тә бар. Язучылар союзында да үзебезнең егетләр, «Татмедиа»ның да ярдәме бар. Шанс бар. «Идел» журналы яңадан күтәрелеп, заман лидерына әйләнер. Хәзер, әлбәттә, катлаулы заман. Безнең җыелышыбыз беренче планерка булса иде. Кирәк булса, сорарсыз, кирәк булмаса, мин үзем дә килеп әйтермен сезгә», – диде ул.

  • «Идел» журналы 35 еллыгы уңаеннан журналда эшләгән шәхесләрне җыйды

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus