Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сосо Павлиашвили Казан хәрби госпиталендә концерт куйды

Җырчы һәм композитор Сосо Павлиашвили Россия Саклану министрлыгының Казан хәрби госпиталендә бер сәгатьлек концерт куйды. Ул махсус операция хәрбиләре, табиблар һәм шәфкать туташлары өчен иң танылган җырларын башкарды. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр итәләр.

Сосо Павлиашвили чыгышы хәйрия концертлары сериясен ачты. Әлеге концертлар артистлар, Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм хәрби госпиталь инициативасы буенча медицина оешмаларында узачак.

«Мин Казанга йөрәк кушуы буенча килдем, чыгыш ясарга үзем сорадым. Шәһәрдә мине хуплаган дуслар булу яхшы, шуңа күрә бүген сезнең күзләргә карыйм һәм сезнең елмаюларны күрәм. Минем өчен бу зур шатлык. Һәммәгез алдында да баш иям. Хәрбиләр якыннары янына кайтсын!» – диде җырчы.

Артист хәрби госпитальнең конференцияләр залында чыгыш ясады, монда махсус шуның өчен концерт аппаратурасы алып килгәннәр. Сәхнә булмагач, артист тамашачы рәтләренә бик якын чыгыш ясады, ә җырлар арасында хәрбиләр һәм медицина персоналы белән аралашты. Концерттан соң тамашачылар Сосо Павлиашвилидан автограф та алган.

«Танылган һәм яраткан җырчы Сосо Павлиашвили концерты без госпитальдә уздырачак хәйрия чараларын ачып җибәрә. Бездә иҗат кешеләреннән бик күп инициативалар бар, алар монда килеп, пациентларга, медицина персоналына үз иҗатлары белән терәк булырга, аларга хөрмәт һәм рөхсәт белдерергә тели. Без репертуарны табиблар белән килештерәбез, пациентларга файдалы булырлык чыгышлар сайлыйбыз, җыр да кешене дәвалый бит», – дип сөйләгән мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов.

Госпитальдә Казанның «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры һәм башка коллективлар чыгышлары планлаштырылган. Алдарак хәрбиләргә La Primavera камера оркестры концерт куйган иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus