Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Садыйков: Яшьләр министрлыгы өчен өстенлек – гаиләләр өчен ял мөмкинлекләрен арттыру

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков министрлыкның өстенлекле бурычларын атады. Аларга традицион гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар алмашын саклау, шулай ук яшь гаиләләр өчен ял һәм матди мөмкинлекләрне арттыру эшен оештыру керә. Бу хакта Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренче чиратта шуны әйтү мөһим – республикада яшьләр өчен оешмаларның киң челтәре эшли, аларда рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм гаилә традицияләрен формалаштыруга юнәлгән чаралар тормышка ашырыла. 2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, 78 242 кешене колачлаган 712 чара узган, бу узган ел белән чагыштырганда 54 процентка күбрәк», – дип сөйләгән министр.

Яшьләр сәясәте оешмалары базасында яшь гаилә әгъзаларын уртак мәдәни-күңел ачу эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән яшь гаилә институтын ныгыту өчен 55 клуб оештырылган. Республикада әлеге клубларда катнашучыларның гомуми саны 1800 кешедән артып киткән. Эш клуб әгъзаларының кызыксынулары һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылган.

Шулай ук яшьләр министрлыгы яшьләр сәясәте буенча муниципаль оешмаларга социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру өчен грант бәйгеләре дә уздыра. 2024 елда гаиләләр өчен 9,7 млн сумлык 12 проект уздыру планлаштырылган. Грант бәйгесе кысаларында физик затларга «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинациясендә 1,09 млн сумлык 6 грант хупланган.

Ринат Садыйков сөйләгәнчә, бу мәсьәләдә тагын бер мөһим юнәлеш – психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, ышаныч телефоннары эшчәнлеге.

Мәсәлән, «Ышаныч» Үзәгенең тәҗрибәле психологлары ЗАГСта яшь гаиләләр белән мәгълүмати-агарту дәресләре уздыра. Шулай ук грант ярдәме белән әлеге үзәк «Гаилә өчен юл күрсәткеч» проектын да тормышка ашыра. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге бер белән хатыннар катнаша ала. Проект мөнәсәбәтләр корып кына килүче яшь парларга, балалы яки бала табарга планлаштыручы гаиләләргә, шулай ук низагта һәм аерылышу чигендә булган гаиләләргә юнәлдерелгән.

Барлык чаралар Гаилә елына багышлана һәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus