Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Идел» журналы 35 еллыгы уңаеннан журналда эшләгән шәхесләрне җыйды

«Идел» журналы 35 еллыгы уңаеннан журналда алдагы елларда эшләгән ветеран журналистлар, язучыларны җыйды. «Татмедиа» каршындагы скверда журнал ветераннары өчен юбилей кичәсе оештырылды. Бәйрәмне «Идел» журналының хәзерге баш мөхәррире Рәмзия Галимова алып барды.

«Идел» журналы һәрвакыт кыю журнал булган. Бүген биредә сезне күрүебезгә бик шат. Мәртәбәле, «Идел» журналына күп көч куйган кешеләрне җыеп, әле мондый чара үткәргәнебез юк иде. Килгәнегез өчен зур рәхмәт», – дип сәламләде ул кунакларны.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журнал белән балачактан таныш булуын әйтте.

«Журнал белән мәктәптә укыганда таныштым. Бу журнал, беренчедән, бунтарь. Ул татарның үз вакытындагы иҗади күтәрелеше чорын чагылдырган журнал булган. Бүген «Идел» – яшьләр журналы. Без аның белән яңалык эзлибез. Рәмзия һәм аның коллективы алдында бик зур бурыч тора – иң авыр контингент булган яшьләр белән эшләү. Яшьләр – алар яңалык эзләүчеләр, искелек белән көрәшүчеләр. Алга таба да шулай матур итеп эшләргә насыйп итсен», – диде ул.

Юбилей кичәсендә журналга нигез салучылар, 35 ел дәвамында эшләүчеләр бар иде. «Идел»нең беренче мөхәррире Римзил Вәлиев журналга рәхмәтле булуын әйтте. Ул эшләгәндә «Идел» 130 мең тираж белән чыккан.

«Мин дә нәкъ сезнең кебек шулай үлә язып эшләдем. Бездә җаваплылык бар иде. Без нульдән башладык. Шул вакытта 35 елдан соң шуларны искә алырбыз дип уйламадым. Мин бик озак эшләмәдем. Ләкин шушы елларда ничектер татар милләте, Татарстан үзе шушы журналга терәлеп торган кебек иде», – дип искә алды ул.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла журналда 20 ел эшләгән. «Бик кызыклы вакытлар иде ул», – дип сөйләде ул.

«Идел»гә коллективны Римзил абый сайлап алды. «Редакциядә бер кыз юк», – диләр. Безнең Нәбирә бар иде. Мин анда 1989 елда журнал чыга башлаганнан алып, 20 ел эшләгәнмен икән. 2009 елда без бөтен коллектив белән «Идел»дән чыгып киттек. Шулай да бер-ике кеше калды. Ике айдан алар да китәргә мәҗбүр булдылар. «Идел» кыенлыклар да кичерде. Башта шулкадәр гөрләп, Идел кебек киңәеп ага башлаган журнал. «Идел»дә эшләгән күпләр күренекле язучылар, тәрҗемәчеләр булды», – диде Ркаил Зәйдулла.

Кичәдә «Идел» журналында басылган әсәрләр, шигырьләр дә укылды, ретро җырлар башкарылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus