Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа төбәкләргә күченгән табибларның хезмәт хакы артачак

Яңа төбәкләргә эшкә китәчәк медицина хезмәткәрләре өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр ике тапкырга арттырылачак, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин хөкүмәт утырышында. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программаларын гамәлгә ашырабыз, әлеге программалар кысаларында медицина хезмәткәрләренә бер мәртәбә түләүләр бирелә. Дәүләт башлыгы кушуы буенча Россиянең яңа төбәкләренә эшкә китүчеләр өчен бу түләүне арттырачакбыз: табиблар өчен ике миллион сумга, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм башка урта буын медицина белгечләре өчен бер миллион сумга кадәр», - диде ул.

Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу максатларга федераль бюджеттан миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү каралган, шуның 350 миллионнан артыгы — быелга.

Моннан тыш, әлеге ике программаны тагын бер механизм белән тулыландырачаклар, аның ярдәмендә хезмәткәр килешү гамәлдә булган вакытта бер тапкыр эш урынын алыштыра һәм шул ук төбәкнең башка сәламәтлек саклау оешмасына күчә алачак, дип өстәде Мишустин. Элек түләүләрне алу өчен килешү буенча биш ел эшләргә кирәк иде.

«Әлеге карарлар медицина хезмәткәрләренә кечкенә торак пунктларда калырга яхшы стимул булыр, дип өметләнәбез. Шулай ук медицина көллиятләре һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен туган җиргә кайтырга, анда эшләргә, квалификацияле ярдәм күрсәтергә, җирле халыкка консультацияләр бирергә. Бу бик мөһим», - дип ассызыклады премьер.

Ул шулай ук тиешле карарны имзалады.

«Авыл табибы» федераль программасы 2012 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Аның кысаларында авылга эшләргә кайтырга әзер булган 50 яшькә кадәрге һәр табибка бер миллион сум күләмендә түләү бирелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus