Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чарасы узачак

Иртәгә, 19 июльдә, Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Быел 19 июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 12 ел тулачак.

19 июль көнне 08.00 сәгатьтә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак.

Моннан тыш, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында Апанай мәдрәсәсендә «Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары» дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узачак.

Җыелышта фән эшлеклеләре, татар зыялылары һәм хәзрәтләр, шул исәптән Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, шулай ук ТР Рәисе администрациясе, ЗАГС идарәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Көн тәртибендә – гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау өлкәсендәге проблемалар буенча фикер алышу һәм хәл итү юлларын эзләү. Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында шулай ук хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Әбү Хәфс ән-Нәсәфинең «Иман» нәшриятында дөнья күргән «Гакыйдә ән-Нәсәфия» китабы тәкъдим ителәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus