Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ләбиб Лерон җәлилчеләргә багышланган яңа проект турында: Аларны оныттырмау максаты тора

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон җәлилчеләрнең авылларын йөреп чыгу бурычын куеп, «11 батыр» дип аталган проект башлау турында сөйләде.

«Бу проектның идеясе 2015 елдан ук яшәп килде. Журналга язылу, почталар белән бәйле төрле сәбәпләр булгач, ул фикер икенче планга калып торды. Быел җәлилче-кормашчыларның җәзага тартылуына 80 ел булгач, бу проектны башлау тәкъдиме белән Бөтендөнья татар конгрессына бардым, киңәшләштем. Бергә эшләсәк, нәтиҗәсе дә яхшырак булыр, дидем», – дип аңлатты ул.

Баш мөхәррир сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та, башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров та бу фикерне хуплаган.

«Җәлилчеләрнең авыллары ни хәлдә, анда яшиләрме, мәктәпләр бармы, исемнәр бирелгәнме, искә алалармы бу шәхесләрне – шул сораулар кызыксындыра. Дөрес, кайберләрен искә алып торалар. Абдулла Алиш, Муса Җәлил ел саен искә алына. Марий Элда мәктәп Гайнан Кормаш исемен йөртә, мәсәлән. Чит төбәкләрдән чыккан Әхмәт Симай, Әхәт Атнашевларга мөнәсәбәт ничек икән? Аларны оныттырмаска дигән максат тора», – дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, көтелмәгән мәгълүматлар да килеп чыгарга мөмкин.

«Гомерләрен кызганмаган шәхесләрнең барысын да тигез дәрәҗәдә искә алырга тиешбез. Алар арасында биш шагыйрь дә бар. Барысын да истә тотарга кирәк. Бу проектның беренче бәләкәй нәтиҗәләрен 25 августка күреп булмасмы дип өметләнәбез», – дип сөйләде ул.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, «Татар-информ» хәбәрчесе Гөлүзә Ибраһимова бүген җәлилче Әхмәт Симаевның туган авылына юл тотты. Ул тумышы белән Мордовия республикасының Усть-Рахмановка авылыннан. Исегезгә төшерәбез, «Интертат» электрон газетасында «Җәлилчеләр җире» проектын башлап җибәргән идек. Җәлилчеләрнең туган авылларыннан репортажлар циклын әзерлибез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus