Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 10 мең гектардан артык мәйдандагы урманнар ефәк күбәләгеннән зыян күргән

Быел Татарстанда 10 мең гектардан артык мәйдандагы урманнар ефәк күбәләге һөҗүменнән зыян күргән. Корткыч бөҗәкләр шул исәптән Түбән Кама районында да ачыкланган, дип хәбәр итә «НТР 24» телеканалы.

«Эссе һава торышы аркасында Түбән Кама районы территориясендә әлегә чыганаклар зур түгел. Әмма Зәй һәм Әлмәт районнары территориясендә чыганаклар зур, 10 мең гектардан артык мәйданда урманнар зыян күргән. Түбән Кама районында – 200-300 гектарда», - дип ачыклык кертте Түбән Кама урманчылыгы җитәкче-урманчысы Радмир Галимов.

Бөҗәкләр Түбән Камадан ерак түгел «Бигеш» аэропорты янындагы имәннәрдән торган урман полосасында ачыкланган. Корткычларга каршы көрәш чаралары кабул ителгән инде.

«Ефәк күбәләге агачларның барлык яфракларына да зыян китерә. Быел башта имәннәрне кырау сукты, алар тернәкләнеп килгәндә ефәк күбәләге һөҗүм итте. Ул, колорадо коңгызы кебек, барлык яфракларны да ашый», - дип кисәтте белгеч.

Бөҗәкләр бакчада үсүче агачларга да куркыныч тудыра. Шуңа күрә урманчылар бакчачыларга табылган чыганаклар турында хәбәр итәргә куша.

  • Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда парсыз ефәк күбәләген юк итү буенча быелга билгеләнгән эшләр төгәлләнгән. Бу эшләр 34 миллион сумга төшкән.
  • Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль программасының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus