Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Июнь аенда Татарстанда ипотекалар бирү 30 процентка диярлек арткан

Июнь аенда Татарстанда 6,06 мең ипотека кредиты рәсмиләштерелгән, бу – Россия буенча бишенче урын. Моннан алдагы ай белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 29 процентка арткан, дип хәбәр итә Берләштерелгән кредит бюросының матбугат хезмәте.

Җәйнең беренче аенда бирелгән мондый кредитларның гомуми күләме – 30,65 миллиард сум, ә уртача чек 5,06 миллион сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, моннан бер ай элек ул 22,93 миллиард һәм 4,88 миллион сум булган.

Моннан тыш, республикада ипотека рәсмиләштерелә торган уртача срок та арткан. Әгәр майда ул 295 ай (24 елдан артык) булса, июньдә исә 304 ай (25 елдан артык) тәшкил иткән.

Июнь аенда Мәскәү ипотека кредитлары (12,53 мең) бирү буенча лидер булган. Аннары Мәскәү өлкәсе (9,82 мең), Санкт-Петербург (8,05 мең) һәм Башкортстан (7,09) килә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы июнь нәтиҗәләре буенча Татарстанның бирелгән автокредитлар буенча беренче өчлеккә керүе хакында хәбәр иткән иде.

  • Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән «Гаилә ипотекасы» программасы 2030 елга кадәр озайтылды. Әмма Татарстан аны «махсус шартларда» алып була торган төбәкләр арасына кермәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus