Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дияз Әхмәтҗанов: Татарстан һәм Азәрбайҗан арасында дустанә мөнәсәбәт бүген дә дәвам итә

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов КФУның Татар халык хоры гастрольләре вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә Азәрбайҗан һәм Татарстанның хезмәттәшлеге турында сөйләде.

«Татарстан һәм Азәрбайҗанның Хөкүмәтара комиссия утырышлары ел саен булып тора. Безнең өчен бу да – әһәмиятле вакыйга. Моңа, шулай ук, Гейдар Алиев һәм Минтимер Шәймиев нигез салып калдырган иде. Татарстан һәм Азәрбайҗан арасында якын, дустанә мөнәсәбәтләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татарстан даими вәкиллеген, оешмаларын Азәрбайҗанда ачты: күптән түгел «КамАЗ»ның сервис үзәге, «КамАЗ» җитештерү буенча цех ачылды, киләчәктә «КамАЗ» биредә электробуслар да чыгарырга җыена. Шуңа күрә Татарстан белән Азәрбайҗанның мөнәсәбәтләре бик җылы», – диде ул әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Азәрбайҗан соңгы арада бик күп үзгәрешләр кичерә.

«Мәсәлән, Бакуда бик күп төзелешләр бара. Моның үзенчәлеге – борынгылыкны һәм «ноу-хау»ны яраштыруда. Һәм, сер түгел, төзүчеләрнең бу бик тә уңышлы килеп чыга. Быел шәһәрнең генпланын күрдек, Баку тагын да матуррак, яктырак булачак. Киләсе елда кунакка Бакуга килсәгез, шәһәргә сокланып карап туя алмаячаксыз. Әлбәттә, бу – туризмны үстерер өчен дә эшләнә, шул исәптән, җирле халык өчен дә. Килгән кунакларга Бакуның гүзәллеген күрсәткәч, горурлык хисләре туа. Баку гына түгел, оккупациядә булган илнең бик күп районнары төзекләндерелә. Бу ел, миңа калса, Азәрбайҗан өчен иң уңышлы елларның берсе», – диде Дияз Әхмәтҗанов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus