Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан консерваториясендә кытай студентлары өчен «вокаль педагогика» факультеты ачыла

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, Кытайдан студентлар консерваториягә күпләп укырга килү сәбәпле, яңа уку елында алар өчен «вокаль педагогика» дигән яңа факультет ачыла.

«Вокал сәнгате кафедрасына ел саен бюджетка сигез кеше кабул итсәк, кытайлар 60 кеше керә. Алар төрле уку йортларын сайлый, безгә дә килүчеләре бар. Елдан-ел артып торалар. Сайт аша видеоязмаларын җибәрәләр, шуны тыңлап, сайлыйбыз, килергә кушабыз. Аннан соң, тыңлаулар уздырабыз. Сентябрь аенда хәзерлек курсларына киләчәкләр. Узган ел хәзерлек курсында укыганнар быел 1нче курска керергә тиеш. Кытай студентлары бик күп булгач, бер курска сыеп бетмиләр. Быел «вокаль педагогика» дигән яңа факультет ачарга булдык. Кытайда педагоглар бик кирәк, аларны югары бәялиләр. Вокалы көчле булганнар «вокал» факультетында кала, конкурстан узмаучылар «вокаль педагогика» факультетында укыячак», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, кытай студентлары «Идел» халыкара татар-башкорт фестивалендә дә катнаша. «Мин анда үзебезнең студентларны, Кытай студентларын алып барам, алар татарча җырлый. Без итальян, инглиз җырларын өйрәнгән кебек, алар да татар җырларын өйрәнә. Аларга безнең татар музыкасы бик якын, чөнки пентатоника. Алар безнең романсларны, арияләрне, җырларны яратып җырлый», – диде Зилә Сөнгатуллина.

«Барысы да шушы фестиваль аша үтә, бик канәгатьмен. Хәзерге заманада үзебезнең онытылган борынгы җырларны тартып чыгару, татар классикасын күрсәтү – бик кирәкле әйбер. Бигрәк тә яшьләр өчен. Безнең музыканы белсеннәр, юк-бар җырлап йөрмәсеннәр иде. Чынлап та, репертуар үзенчәлекле, матур, затлы», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus