Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «ТАТАР СҮЗЕ» нәфис сүз бәйгесе башланды

Татарстанда «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «ТАТАР СҮЗЕ» V Халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесе башланды.

  • Чара ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.

Быел «ТАТАР СҮЗЕ» түбәндәге категорияләр буенча уза: 7 яшькә кадәргеләр, 8-13 яшьлекләр, 14-17 яшьлекләр, 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Шулай ук профессионаллар һәм иҗади гаиләләр дә катнаша ала.

Чыгышлар проза, шигърият һәм «Туган тел» махсус номинациясендә бәяләнәчәк, анда чуваш, мари, мордва һәм удмурт халкы вәкилләре дә катнаша ала. Катнашучылар классиклар һәм бүгенге көн язучыларының әсәрләрен яки катнашучыларның үзе тарафыннан туган телдә язылган шигъри әсәрне сәнгатьле итеп укырга тиеш.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурсның максаты – туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә карата кызыксыну уяту.

Моннан тыш, чара Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызда нәфис сүз аша туган телгә карата кызыксыну уятуда, талантлы башкаручыларга профессиональ сәхнәгә чыгарга ярдәм итеп, башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыруда, телевизион кадрлар әзерләүдә дә зур әһәмияткә ия.

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат: tnv.ru һәм shayantv.ru сайтларында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus