Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Тархан» тарихи-мәдәни телевизион бәйгенең өченче сезоны тәмамланды

Укучылар арасында үткәрелүче «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгенең өченче сезоны тәмамланды. Ул 8 ай дәвам иткән. Быелгы сезонда Татарстанның 16 районы, шулай ук Саратов һәм Әстерханнан 250 укучы катнашырга теләк белдергән. Узган сезоннарда телепроект белән Башкортстан, Якутиядән дә катнашучылар булган.

Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсын алып баручы Раил Фәхретдинов проектның республика өчен әһәмиятле булуын әйтте.

«Тархан» – минем иң яраткан бәйгеләрнең берсе. Проект идеясе берничә ел элек барлыкка килде. Бу проект тулысынча үзен аклады, зур кызыксыну уятты. Төрки халыкларның тарихы профиле буенча укырга керүче студентларның әзерлеген арттырды. Бәйге Татарстан өчен бик файдалы», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Бәйгенең финалы быел беренче тапкыр Болгарда төшерелгән. Раил Фәхретдинов киләчәктә финалны Россиянең төрле төбәкләрендә төшерү идеясе булуын да әйтте. «Иҗади планнарыбыз бик зур», – диде ул.

Бәйге 2021 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе инициативасы белән үткәрелә. ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов бәйгенең «Беренче канал»да баручы «Умники и умницы» тапшыруының аналогы булуын әйтте. «Күптәннән нишләп бездә дә шундый тапшыру юк, дигән сорау бар иде», – диде ул.

«Тарихчылар республикада уза торган күп кенә әйберләргә, проектларга мәгънә бирә. Тарихчыларны мәктәптән үк тәрбияләү мөһим. Безнең тарихыбыз тарихи вакыйгаларга, шәхесләргә бай. Без моны телевизион форматта күрсәтергә теләдек», – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

«Тархан» тапшыруы «Татарстан – Яңа Гасыр» һәм «Универ ТВ» каналларында күрсәтелә. Проектның продюсеры Ирина Локтева тамашачының тарихи мәгълүматны уен форматында белүе кызыклы булуын әйтте. «Проект тарих һәм фән турында. Ул билгеле бер даирә кешеләрен кызыксындыра», – диде ул.

«Безнең өчен ике параллель бар. Берсе катнашучылар белән эшләү. 3 сезон эчендә конкурска 500гә якын катнашучы кушылды. Аларның 70 проценты Татарстан районнарыннан, кече торак пунктлардан килүче балалар. Конкурс телевизион булгач, безнең зур бурыч – тамашачылар өчен кызыклы булу. Монда балалар, бары тере хисләр генә. Шуңа аны күрсәтүе дә кызык», – дип сөйләде Ирина Локтева.

Бәйгенең финалына алты укучы үткән. Җиңүче булып, Казан энергетика көллияте студенты Яхья Зарипов танылган. Бөтен финалистлар да КФУның тарих институтына максатчан рәвештә укырга керә ала. Шулай ук, финалистларга һәм аларның әти-әниләре, укытучыларына Идел буе Болгары тарихын чагылдырган ТР музей-тыюлыклары һәм археология объектлары буйлап ике көнлек тур бүләк иткәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus