Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зилә Вәлиева: Гаилә белән волонтерлык – традицион кыйммәтләрне ныгыту

Татарстанның Иҗтимагый палатасы социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларның 6нчы Республика форумының секцион утырышларын башлады. Әлеге утырышлар июль-сентябрь айларында үткәрелә. Казандагы «Ярдәм» хәйрия фондында «Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү» дигән утырыш үтте. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, гаилә белән волонтерлык – традицион кыйммәтләрне ныгыту булуын ассызыклады.

«Төп максатыбыз – социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген муниципаль дәрәҗәдә дә үстерү, күбрәк иҗтимагый эшләрдә катнаштыру. Әлбәттә, бүгенге көндә дә иҗтимагый оешмалар вәкилләре бик актив. Моның нәтиҗәсе буларак, күпмилләтле республикабызда мәдәни кодлар, гореф-гадәтләр саклана, алар буыннан-буынга тапшырыла», – дип сөйләде Зилә Вәлиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, бәхетле гаилә – тырыш хезмәттә булган гаилә. «Күпләр гаилә бәхете рецептларын эзли, ә ул бик гади. Гаиләдә хезмәтләре белән әти-әни балаларга үрнәк булырга тиеш. Хезмәт төшенчәсе дә гаиләне ныгыта торган нигез. Шуның өчен, мин уйлыйм, бу очрашу нәтиҗәсе булып гаилә белән волонтёрлык эшләрендә катнашучылар да артыр, бик күп тәҗрибә уртаклашулар да волонтёрлыкның үсешенә уңай йогынты ясар» – диде ул.

Чарада Нурлат, Спас, Кама Тамагы һәм Азнакай районнарыннан спикерлар чыгыш ясады. Алар гаиләләре белән волонтёрлык эшендә катнашулары хакында сөйләде, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Ахырдан лаеклы затлар ТР Иҗтимагы палатасы тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

  • Форумның пленар утырышы 24 сентябрьгә планлаштырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus