Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә

28-30 августта Казанда «Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы була. Бу хакта «Сәйдәш» мәдәният үзәге сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең атамасы «Казан сөлгесе» дигән борынгы татар халык җыры исеменнән алынган. Татарлар өчен ап-ак, осталар кулы белән чигелгән «Казан сөлгесе» – кешенең күңел сафлыгы, Сабантуй – татар халкының төп бәйрәме символы, диелә хәбәрдә.

Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: фестивль-конкурста үзешчән сәнгать осталары, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади уку йортларын тәмамлаучылар катнаша ала. Моннан тыш, иҗади ярышта яшь буенча чикләүләр юк, анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.

  • Конкурсантларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләячәкләр: халык җыры (соло), халык җыры (ансамбль), халык биюе (соло, ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбле.
  • Нигезләмә белән тулырак танышып чыкканнан соң, гаризаларны, видеоматериалларны 20 августка кадәр kazanskoe.polotentse@bk.ru почта адресына юлларга кирәк.

Бәйгедә 4 яшьтән алып балалар һәм олыларга катнашу мөмкинлеге бар. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 4-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәкләр (зурлар).

Катнашучылар төрле характердагы ике әсәр башкарырга тиеш. Һәр номерның озынлыгы 4 минуттан артмау зарур. Катнашучыларның чыгыш тәртибен жюри билгели. Фестиваль-конкурста катнашу бушлай.

  • Фестиваль-конкурсның җитәкчесе һәм проект авторы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Лима Кустабаева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus