Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Әниләр медиада» дигән бушлай белем бирү проекты гамәлгә ашырыла башлады

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып «Әниләр медиада» дип аталган яңа федераль белем бирү проектын гамәлгә ашыра башлады. 7 августка кадәр проектның мамы-в-медиа.рф сайтында гариза тапшырырга мөмкин. Белем бирү программасында катнашу бушлай, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

«Проектның максатчан аудиториясе – декрет ялындагы әни. Бүген тулаем алганда төрле тармаклардагы предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүдә зур проблема барлыгын күрәбез, һәм масс-медиа өлкәсе дә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә кыенлыклар кичерә. Белгәнебезчә, тиешле белем алган бик күп кызлар бүген декрет ялында һәм аларны һөнәргә кайтару мәсьәләсе көн кадагында тора», - диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Татарстанда 7 яшькә кадәр балалары булган теләсә кайсы хатын-кыз «Әниләр медиада» белем бирү программасында катнашу өчен гариза тапшыра ала. Аның гуманитар өлкәдә эшләү тәҗрибәсе яки белеме, шулай ук медиатармакта үзеңнең һөнәри һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру теләге булырга тиеш.

  • «Әниләр медиада» проекты «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында әзерләнгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus