Татарстанда 1,2 килограмм авырлыктагы гигант помидор үстергәннәр. Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яшәүче Гөлфәния Бикмуллина гигант яшелчәнең фотосы белән уртаклашты, дип хәбәр итә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы сайты.
Фото: © Гөлфәния Бикмуллина
Хатын-кыз әйтүенчә, ул шундый зур помидорны үз бакчасындагы гадәти теплицада үстергән. Өстәвенә, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен ул бернинди махсус ашламалар да кулланмаган. Шулай да бу помидорга чын мәгънәсендә рекордчы булырга комачауламаган.
Элегрәк татарстанлыларга балконда яки лоджиядә ниләр үстерергә мөмкин икәнлеге, яшелчәчелекнең мондый алымы нәрсәсе белән җәлеп итүе һәм ни өчен контейнерларның бакчада бер дә артык булмавы хакында сөйләгәннәр иде.