Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Азнакай кызы Дилбәр Вилданова Мәскәүдә рекордсмен торт ясауда катнашты

Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ), «Россия» халыкара форум-күргәзмәсе үтте. Шунда 24 квадрат метрлы Россия флагы һәм ике метрдан артык биеклектәге ромашка рәвешләрендә тортлар ясауда Азнакай кызы Дилбәр Вилданова зур өлешен керткән. Бу хакта «Азнакай-информ» яза.

Россия флагы тортының авырлыгы – 1,6 тонна, һәм ул «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына теркәлде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган ике метрлык антигравитацияле ромашка торты да таң калдырырлык булды.

«Бәләкәйдән гел аш бүлмәсендә бөтеренеп йөрдем, шулхәтле ризык әзерләү белән мавыга идем, әле әти-әнине сыйлый идем. Шуңа духовканың ишеге дә чыдый алмыйча килеп төшкәләде. Камырның эче пешеп җитмәсә дә, әтием мактый-мактый ашый иде, – дип көлеп искә төшерде ул. – Иң истәлеклесе – алты яшемдә пешергән беренче бәлешем. Әтинең дуслары кунакка килделәр, аларга мин бәлеш әзерләдем. Ә дуслары миңа чия кызыл төстә капта алтын йөгертелгән калаклар бүләк иттеләр», – дип уртаклашты Дилбәр ханым.

Хәзер инде аның сигез яшьлек кызы Әминә нәкъ үзе сыман бәләкәйдән пешерә: җиде яшендә ул әти-әнисенә иртәнге чәйгә микродулкынлы пичтә бисквит ясаган, хәзерге вакытта исә үзе өчен «бенто» тортлар да әзерли, рәсемен дә үзе ясап куя. Алтын куллы кызчык йомшак уенчыкларына хәтле ясый.

2003 елда Азнакайның 5 нче мәктәбен тәмамлап, Дилбәр ханым Казанга юриспруденция буенча югары белем алырга китә. Укыган вакытта ук үзенең хезмәт юлын башлый. 2015 елда ул Азнакай егете Илшат Вилданов белән Казанда бәхетле, ныклы гаилә кора – бер елдан кызлары Әминә дөньяга аваз сала.

Дилбәр Вилданова әлегә кондитер студиясендә ярдәмчесе белән икәү эшлиләр. Мәскәүгә барып кайтканнан соң уңышларга сөенә, әмма инде җиң сызганып эшен дәвам итә – үзе әйтмешли, «ял итәргә вакыт юк». Чиста, ямьле студиясендә ул мастер-класслар да үткәрә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus