Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан медик волонтерлары җитәкчесе: Махсус операциягә даими рәвештә дарулар җибәрәбез

«Ярдәм янәшә» хәрәкәте Татарстан медик волонтерлары оешмасы белән берлектә даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен дарулар җыюны игълан итә. Бу хакта «Ярдәм янәшә» хәрәкәте җитәкчесе урынбасары һәм «Медик волонтерлар» Бөтенроссия оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Мөбарәкшина «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

«Гомумән алганда, хәрбиләрне медицина ягыннан тәэмин итү яхшы дәрәҗәдә. Без даими рәвештә дарулар җибәрәбез. Фармацевтика компанияләре аша гомуми җыю игълан итәбез. Безнең хәрбиләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Кемдер махсус операция зонасында госпитальләрдә кала, ә кемдер төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга җибәрелә», ‐ дип хәбәр итте ул.

Шул ук вакытта медик волонтерлар махсус хәрби операция зонасы һәм шефлык астындагы шәһәрләргә үзләре йөрми, чөнки алар әле студентлар. Әмма Мөбарәкшина сөйләвенчә, студент елларында оешма әгъзасы булган белгечләр бүгенге көндә алгы сызыкта эшли.

  • Искәртик, Татарстанда 8.00 сәгатьтә «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. 12 сәгать дәвамында студиягә 60тан артык кунак, шул исәптән махсус операция катнашучылары, волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, район башлыклары, артистлар һәм башкалар киләчәк. Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тиешле төрле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.
  • Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында, шулай ук «YouTube» һәм Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәсендә онлайн карарга мөмкин.
  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus