Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Йөрәк чакыруы буенча» акциясе хәрбиләргә кирәк-яклар алу өчен 400 мең сум акча җыйган

Татарстан дәүләт хезмәте ветераннары «Йөрәк чакыруы буенча» акциясенә 400 мең сумга якын акча биргән. Соңыннан әлеге акчалар махсус хәрби операциядә алгы сызыктагы хәрбиләргә кирәкле ярдәмгә тотылган. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, ТР Рәисе администрациясе ветераннар Советы рәисе Ирина Терентьева «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

«Гыйнварда махсус операция хәрбиләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Йөрәк чакыруы буенча» акциясен башлап җибәрдек. Хәйрия счёты ачтык. Без үзебез ярдәм итәргә тырыша торган аз пенсияле ялгыз ветеран хатын-кыз әлеге счётка бик зур сумма күчерде – бу безне бик гаҗәпләндерде. Бу безнең кешеләрнең рухи көчен күрсәтә. Бүгенге көндә барлыгы 382 мең сум акча җыелды», — дип хәбәр итте спикер.

Алгы сызыкка инде өч транш йөк җибәрелгән, дүртенчесе әзерләнә. Шул ук вакытта, беренче тапкыр ярдәм юллаганда хәрбиләргә нәрсә җибәрәсен ветераннар үзләре хәл иткән булса, соңыннан алар хәрбиләр белән элемтә урнаштыра алган һәм хәзер ярдәмне солдатларның соравы буенча җибәрәләр, дип өстәде Терентьева.

  • Искәртик, Татарстанда 8.00 сәгатьтә «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. 12 сәгать дәвамында студиягә 60тан артык кунак, шул исәптән махсус операция катнашучылары, волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, район башлыклары, артистлар һәм башкалар киләчәк. Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тиешле төрле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.
  • Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында, шулай ук «YouTube» һәм Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәсендә онлайн карарга мөмкин.
  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus