Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында алгы сафтагылар өчен кирәкле бар нәрсә дә җитештерелүе турында сөйләде.
«Беренче көннән үк без, Менделеевск халкы, гомуми бурыч – сугышчыларга ярдәм итү өчен берләштек. Беренче көннән үк әниләр, хатыннар, сугышчылар берләшеп, гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә торган «Без бергә» оешмасына нигез салды. Кем ничек булдыра ала – бар кеше дә булышты. Бизнес та җитди ярдәм күрсәтә. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре буенча бурычлар бар. Күптән түгел үзем шунда булдым, бу айда автомобильләр өчен өстәмә запчастьлар җибәрәбез дип сөйләштек. Һәр ай анда гуманитар йөк җибәрәбез», – дип сөйләде ул.
Радмир Беляев сүзләренчә, Менделеевскта кураторлар институты бар. Алар аерым сугышчыларның гаиләләренә беркетелгән.
«Гаиләләр безнең ярдәмне тоюы бик мөһим. Кураторлар килеп, кар чистарта, скважина казый, балаларга укуында булыша һәм башкалар. Һәр гаилә белән очрашабыз, аралашабыз. Сугышчылар гаиләләре өчен борчылып тормавы бик мөһим. Шулай ук, «Ватанны Яклаучылар» фонды бар, алар белән уртак зур эш алып барабыз», – дип өстәде Беляев.
Менделеевск районы башлыгы районда зур ташламалар программасы гамәлдә булуын билгеләп узды. «Махсус операция сугышчыларының гаиләләре балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителә, юлда йөрү бушлай, сугышчылар өчен реабилитация программалары бар. Машиналар төяргә булыша торган волонтер һәм яшьләр оешмалары күп, алар үз хезмәте белән ярдәм итәләр, хатлар язалар», – диде.
Ул алгы сызыкта кирәкле продукция җитештерү дә җайга салынганын искәртте. «Без фронтта кирәкле 20дән артык төр продукция җитештерәбез. Мәсәлән, ашлар, коры армия душы, окоп шәмнәре, махсус шырпылар, ярымфабрикат ризыклар. Подшлемниклар, аптечкалар, сумкалар тегәбез. Бу чын халык фронты. Сугышчыларга, геройларга рәхмәт әйтәсем, аларга ииинлек телисем килә. Ярдәм итәр өчен бернәрсәсен кызганмаган предприятиеләргә, барлык халкыбызга бердәмлек өчен рәхмәт», – дип сөйләде Менделеевск башлыгы.