Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казансу яр буендагы балалар паркына «Елмай» исеме бирделәр

ТР башкаласында яшәүче 6,3 меңнән артык кеше Казансу яр буенда ачылачак балалар паркы исеме өчен тавыш бирде. Аларның күбесе «Елмай» вариантын сайлаган. Популярлык буенча икенче урында «Айда парк», ә өченче урында «Су баласы» атамасы. Тавыш бирү ике атна дәвамында KZN.RU порталында уздырылды, дип хәбәр иттеләр мэрия матбугат хезмәтендә

«Яңа балалар паркы Казан гаиләләрен җәлеп итә торган тагын бер яңа урын булачак. Анда аларга бергә вакыт уздыру кызыклы булачак, дип ышанам. Иҗтимагый киңлек балаларның һәм ата-аналарның шатлыгын һәм бәхетле елмаюын гына уятыр дип өметләнәбез. «Елмай» исеме озак еллар парк мохитенә һәм берничә буын балаларның кәефенә туры килсен», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

3,4 гектар мәйданлы яңа иҗтимагый киңлек «УРАМ» экстрим-паркы һәм ТР Милли китапханәсе арасында урнашачак. Яңа яшел зонага балаларны һәм аларның ата-аналарын җәлеп итү эше күптән башланган.

Халыкны җәлеп итү принцибы исем сайлаганда да кулланылган. Бу эшкә шәһәр берләшмәләре вәкилләре – Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары, «АрхиДети» проектында катнашучылар һәм паркның резидентлары кушылды. Халык арасында ачык сораштыруны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салиховның социаль челтәрләрендә күзәтергә була иде. Моннан тыш, Казан рәссамнары һәм активистлары белән очрашулар узды. Ахырда 5 исем финалга кергән: «Су баласы»/«Дети воды», «Юл(а)», «Елмай», «Уен/Игра», «Айда парк»/«Ай-да парк!», диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus