Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рәсим Баксиков: Хәрби өчен Ватанның аның гаиләсен кайгыртып торуы мөһим

Россия Герое Рәсим Баксиков махсус операциядә катнашу өчен килешү төзегән хәрбиләр үз гаиләләре өчен ышаныч һәм тынычлык тойсын өчен, аларга түләүләр бик мөһим диде. Бу хакта ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында чыгыш ясаганда сөйләде.

Хәрби булырга ничек карар итүе турындагы сорауга җавап итеп, Россия Герое яшьтән үк хәрби техника белән кызыксынуын сөйләде.

«Бу балачактан ук килде. Миңа барысы да – танклар, ату кораллары, салкын корал ошый иде. Мин хәзер дә яңа төр кораллар белән кызыксынам. Мин Беренче, Икенче чечен кампанияләре узган чорда үстем, мин бу вакыйгаларны яңалыклардан күзәтә идем. ВДВ Майкоп бригадасы миңа әле балачактан ук таныш. Безнең буынга бәхет елмайды, без Бөек Ватан сугышы ветераннарын исән килеш күрергә өлгердек», – дип сөйләде Рәсим Баксиков.

Россия Герое Татарстан Рәисенең килешү төзегән өчен түләүләрне арттыру тәкъдимен дә билгеләп үтте, бу хәрби рухны ныгыта, диде ул.

«Һәрбер хәрбигә дә ярдәм кирәк. Ул хәрби бурычын үтәгәндә, аңа гаиләсен карап торуларын, аны тәэмин итүләрен белеп тору бик мөһим. Без бит Ватанны саклыйбыз. Ватан гаиләңне кайгырта икән – бу бик мөһим. Беренче чиратта – бу сугышчы өчен тынычлык», – дип сөйләде ул.

Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук ташламалар, премияләр һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән килешүне республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан халкы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан халкы өчен) телефоннарына шалтыратырга, хәрби комиссариатка яки туплау урыннарына килергә кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus