Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан һәм Чаллы торак тапшыру күләме буенча Россиянең йөз шәһәре арасына керде

Казан һәм Чаллы кулланылышка торак тапшыру буенча Россиянең йөзләгән шәһәре арасына керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Быел Казан рейтингтагы беренче 20 урынга (19 урын) керде. 2023 елда шәһәрдә 1329,7 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган һәм бу аннан алдагы елга караганда 52,1 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, республика буенча торакны кулланылышка тапшыруның гомуми күләменнән 38,7 проценты Казанга туры килә. Бер ел эчендә шәһәрдә яшәүче бер кешегә яңа торакның гомуми мәйданыннан 1,01 квадрат метр туры килгән, ә шәһәр халкының торак белән тәэмин ителеше тулаем алганда бер кешегә 28,4 квадрат метрга җиткән.

Татарстандагы икенче шәһәр – Чаллы, рейтингта 57 урынны алган. 2023 елда монда 318,7 мең квадрат метр, яки бер кешегә 0,58 квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган. Бер ел эчендә күрсәткечләр 9 процентка арткан. Шәһәр халкының торак белән тәэмин ителеше бер кешегә 25,2 квадрат метр булган.

2023 елда беренче өчлектә Краснодар, Новороссийск һәм Черкесск калган, бу шәһәрләрдә бер кешегә яңа торактан 2,66, 1,89 һәм 1,72 квадрат метр туры килгән. Узган елда бер кешегә 0,1 квадрат метрдан азрак торак Братскида (0,09), Петропавловск-Камчаткада (0,09) һәм Мурманскида (0,01) төзелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus