Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Саба мөхтәсибәте мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм уздырды

Саба мөхтәсибәте район социаль яклау идарәсе белән берлектә кайгыртуга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Бәйрәм «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында узды

Бәйрәм изге дога белән башланып китте, Лесхоз мәчете имамы Әхмәд хәзрәт Сафин Коръән сүрәләре укыганнан соң мәйданга җыелучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. Ул балаларга күңелле ял итәргә, спорт уеннарында актив катнашырга, яңа уку елына яңа көч тупларга чакырды.

Бирегә ул көнне 30га якын бала чакырылган иде. Алар арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, кечкенәдән язмыш сынавы аша узган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар. Оештыручылар мәйданда күптөрле уеннар тәкъдим итте. Балалар чүлмәк ваттылар, кызлар бәби төрүдә ярышты, эстафета ярышларында көч сынаштылар. Уеннарны оештырырга Сабаның «Алдынгылар хәрәкәте» волонтерлары ярдәм итте. Уеннарда катнашучыларга район иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Ахырдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова барлык катнашучылар исеменнән балаларга шундый бәйрәм оештырырга ярдәм иткән район мөхтәсибәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ярышлар төгәлләнгәннән соң балалар икенче мәйданга, ачык һавада әзерләнгән табын артына җыелды. Балаларны учакта пешкән пылау, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, җиләк-җимеш сыйладылар. Ахырдан күмәкләшеп дога кылдылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus