Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада ремонттан соң «Кентавр» ат спорты мәктәбе ачылачак

2 августтан 4 августка кадәр Алабуга конкур буенча зур республика ярышларын кабул итәчәк, алар яңартылган «Кентавр» ат спорты мәктәбендә узачак. Шул ук көннәрдә аны ремонттан соң рәсми рәвештә ачу планлаштырыла. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Зур бәйрәм оештырылачак, дип билгеләп үтте «Кентавр» ат спорты мәктәбе директоры Ильяс Горбунов. Бу көнне теләгән һәркем мәктәпкә барып, атлар белән таныша һәм хәтта аларны ашата алачак. Хәзер объектны яңарту ахырына якынлаша.

Биредә зур эшләр башкарылган — 30 елдан артык эшләүче ат спорты мәктәбе тулысынча реконструкцияләнгән. Зур манеж, манеж-бочка, атлар белән күнегүләр ясау өчен махсус җайланма (водилка), административ-көнкүреш корпусы төзелгән. Хәзер участокның гомуми мәйданы 14 гектар тәшкил итә, ул тулысынча төзелгән. Эшләр үткәргәндә чит ил белгечләре дә җәлеп ителә, алар манеж һәм манеж-бочка өчен махсус япма — еврогрунт урнаштыра. Бу — астан сугарулы кварцлы ком — сугару системасы ярдәмендә ком гел дымлы тора, шуның аркасында атларның тояклары комга ныгытып батмый, шуның хисабына күнегүләр дә куркынычсызрак була. Сүз уңаеннан, манежда комны дымлы хәлдә тоту өчен тәүлегенә 950 литр су сарыф ителә. Бу иң заманча технологияләр, ди мәктәп директоры. Яңа манеж трибуналарында 150 кешелек утыру урыны бар.

Тамашаны бортлар буенда да карарга мөмкин, моның өчен аларны кыска итеп ясаганнар. Урамда атлар йөртү өчен уңайлы левадалар төзелгән. 30га якын чабышкы ат куркынычсыз резина тышлыклы заманча абзарларда яши. Моннан тыш, төзелеш материалы буларак агач кулланылганлыктан, монда суларга да җиңелрәк. Мәктәптә атларны җайдаксыз йөртү өчен махсус җайланма — водилка төзелгән. Билгеле булганча, атлар бер урында тик тора алмый, алар хәрәкәтне яраталар, бу аларга сәламәтлек өчен дә кирәк.

Мәктәп ачылганнан соң, ипподром белән шөгыльләнә башларга ниятлиләр.

Мәктәпнең барлык объектлары «Уңайлы мохит» программасы кысаларында җиһазландырылган − тактиль плитка, пандуслар, электр күтәргечләре бар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus