Азнакайда бульдозер машинистлары арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
«Алты катнашучы теория һәм гамәли өлешләрдә биремнәрне вакытка сыешып, дөрес итеп башкарырга тиешләр. Гамәли өлештә шушы зур техникада югары осталык белән җиде төрле фигураны эшләргә кирәк», – дип аңлатты УТТның хәрәкәт иминлеге буенча әйдәп баручы инженеры Илдар Исхаков.
Жюри составында шулай ук УТТның иминлек техникасы һәм хезмәт саклау буенча әйдәп баручы инженеры Гөлнара Гәрәева да бар иде.
«Без эштә генә түгел, әлеге бәйге кысаларында да иминлек техникасына зур игътибар бирәбез: хезмәткәрнең өстендәге эш киемеме, бульдозерны ничек йөртүеме – барысы да иминлек техникасы таләпләрен үтәргә тиеш. Хезмәткәр исән-сау булып өенә кайтсын өчен без бар көчебезне куябыз», – ди Гөлнара Гәрәева.
Жюри әгъзалары биремнәрне үтәү-үтәмәүне, вакытка сыешуны исәпкә алып, җиңүчеләрне билгеләде. Нәтиҗәдә 1 нче урынны – Таһир Гатиятуллин, 2 нче урынны – Рамил Галимов, 3 нче урынны Илназ Галиәхмәтов алды. Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүне яулаган машинистлар «Татнефть» оештырган бәйгеләрдә Азнакай данын яклаячак, диелә хәюәрдә.