Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чирмешән районы инвалидлар оешмасы кунаклар җыйды

Чирмешән районы инвалидлар оешмасы бер юлы Корбан ашы да, Гаилә көнен дә үткәрде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләр чакырылган әлеге чара Якты Тау авылы имамы Ислам Нотфуллин һәм аның шәкертләренең Коръән укуыннан башланды. Мәҗлес табынына Якты Таудан Махибәрә Сафина һәм Чирмешәннән Рузилә Минхәерова корбан ите биргән.

«Рәхмәт игелекле якташларыбызга. Аларның гозерләрен үтәдек, кунакларыбызны корбан шулпасы белән сыйладык», - дип сөйли инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова.

Бәйрәмнең төп өлеше Гаилә көненә багышланды. Мәҗлес кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова котлады, кафе залында утыручы гүзәл затларга бүләкләр тапшырды.

Чирмешәннән Айзирәк Габдрахманова бәйрәмгә кызы һәм улы белән килгән. Чараның оештыручылары Мәдинә Талиповага һәм Ирина Митяевага ул бик рәхмәтле.

«Шундый очрашуларда башка ата-аналар белән күрешәбез, үзебезнең проблемаларны, тормыштагы кыенлыкларыбыз белән уртаклашабыз, киңәшләшәбез. Бу чаралар безнең балаларга да бик кирәк. Алар күп вакытын өйдә үткәрә, ә монда килеп үзләренә иптәшләр табалар, аралашалар. Бәйрәмнәрдән барыбыз да дәртләнеп, күтәренке кәеф белән кайтабыз», – дип сөйләгән Айзирәк ханым.

Балалар төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты. Җырлап, биеп, шигырь сөйләп, үзләренең талантларын күрсәтүчеләр дә булды. Әлбәттә, оештыручылар бер генә гаиләне дә бүләксез калдырмады, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus