Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Патяшина: Быел Татарстанда азык-төлек белән агулануның өч төрле очрагы теркәлде

2024 ел башыннан Татарстанда азык-төлек белән агулануның өч төрле очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз әңгәмә» программасында хәбәр итте.

«Агымдагы елда Татарстанда ризык аша йогу факторы белән бәйле өч төркем авыру бар», - дип билгеләп үтте ТР баш санитар табибы.

Патяшина әлеге очракларның берсе — «Нәфис Косметикс» предприятиесендә сальмонеллез таралу турында искәртте. «Шәхси эшмәкәр, туклану оештырганда, санитар таләпләрне җитди бозган. Биредә 89 эшче һәм аларны ашаткан биш хезмәткәр зыян күрде», - дип аңлатты ул.

«Соңгы очрак берничә атна элек кенә Казандагы «Исфара» кафесында булды. Анда кискен эчәклек инфекциясе белән авыруның дүрт очрагы теркәлде. Кафе эшчәнлеге туктатылды, анда да санитар таләпләр җитди рәвештә бозылган», — дип өстәде ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы.

Иң резонанслы очрак – Мәскәү, Түбән Новгород һәм Казанда ботулизм йоктыру булды. Татарстанда заказ белән салат китерткән 20 кеше агуланды, аларның өчесе әлегә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалануын дәвам итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus