Питрәч районында урманга керергә ярамый. Бу чорда урман юлларында шлагбаумнар урнаштырылган, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган һәм патруль көчәйтелгән, дип яза «Алга» газетасы.
«Узган ел урман фонды янында тугыз тапкыр коры үлән яну очрагы теркәлде. Быел өч янгын чыгу ноктасы ачыкланды. Утның урманга күчүенә юл куелмады», – дип сөйләде Питрәч урманчысы Булат Галимуллин.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга кисәтү яки 15-30 мең сум күләмендә административ штраф яный. Урманнар белән турыдан-туры тоташкан һәм киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган, янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар белән бүленмәгән җир участокларында чүп үләннәрен, урман калдыкларын, коры үләннәрне һәм башка тиз янып китә торган материалларны яндырырга ярамый. Моның өчен 30- 40 мең сум штраф каралган.
Кагыйдә бозулар янгынга каршы махсус режим шартларында кылынса – административ штраф күләме 40тан 50 мең сумга кадәр артачак, диелә хәбәрдә.