Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда еллык инфляция 8,46 процентка кадәр тизләнде

Июнь аенда Татарстанда инфляция еллык күрсәткечтә 8,46 процентка кадәр артты, май аенда ул 8,43 процентны тәшкил иткән иде. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Бәяләр, май белән чагыштырганда, июньдә 0,64 процентка арткан. Шулай итеп, айлык инфляция, май аендагы 0,76 процент белән чагыштырганда, берникадәр кимегән.

Шул ук вакытта кулланучылар бәяләренең база индексы җәйнең беренче аенда еллык күрсәткечтә 8,72, айлык күрсәткечтә 0,73 процентка арткан.

Май аенда иң ныгы җимеш-яшелчә продукциясе кыйммәтләнгән – елына карата 22,88 процентка һәм узган ай белән чагыштырганда 1,98 процентка.

Шул ук вакытта җимеш-яшелчә продукциясеннән башка азык-төлек товарлары айлык күрсәткечтә 0,69 процентка һәм еллык күрсәткечтә 8,87 процентка арткан.

Хезмәтләр, үз чиратында, май белән чагыштырганда, июнь аенда 1,09 процентка, ә еллык күрсәткечтә 10,55 процентка кыйммәтләнгән.

Июньдә азык-төлек булмаган товарларга аена карата да, елына карата да бәяләрнең иң түбән үсеше күзәтелгән: ул аена карата 0,13 процентны, елына карата 5,34 процентны тәшкил иткән.

Элегрәк Россия Банкында июль аенда төп ставканың 17-18 процентка кадәр артуы мөмкин, дип белдерделәр. Төп ставка 2023 елның 15 декабрендә регулятор аны 15 проценттан 16 процентка кадәр арттырганнан бирле үзгәрмәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus