Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанга 8 мең медицина җиһазы кайтарылачак

2024 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча 8804 берәмлек медицина җиһазы сатып алырга планлаштырыла.

Медицина учреждениеләрен өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү программасы буенча 7992 берәмлек җиһаз кайтарылачак. Исемлеккә Кама Тамагы участок хастаханәсе һәм Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсенә – ике күчмә рентген-аппараты, шулай ук Казан, Чаллы һәм Түбән Кама хастаханәләре өчен 11 портатив УЗИ-аппараты кергән.

Моннан тыш, медицина учреждениеләрен спирометрлар, тест-тасма белән канда холестерин күләмен үлчи торган портатив экспресс-анализаторлар, канда гемоглобин күләмен билгеләүче анализаторлар һәм канда глюкоза күләмен тикшерә торган портатив анализаторлар, тонометрлар, электрокардиографлар белән тәэмин итү планлаштырыла.

Яңадан җиһазлау программасы буенча 812 берәмлек яңа җиһаз сатып алыначак. Шул исәптән: Казанның 18нче шәһәр сырхауханәсенә 1 маммограф, Әтнә һәм Чирмешән Үзәк район хастаханәләренә 2 стационар рентген-аппараты, Чүпрәле һәм Кайбыч Үзәк район хастаханәләренә 2 күчмә рентген-аппараты, Казан, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән хастаханәләренә һәм Сарман Үзәк район хастаханәсенә барлыгы 7 стационар УЗИ-аппараты, Казан, Чаллы, Базарлы Матак, Мамадыш, Менделеевск, Сабадагы хастаханәләргә 6 портатив УЗИ-аппараты.

Диагностика җиһазлары мәгълүматларны читтән торып тапшыру функциясе булган бердәм мәгълүмати системага (мәсәлән, «Бердәм кардиолог» системасына) тоташкан булачак.

Мәгълүм булганча, илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек унлап юнәлешне колачлый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus