Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 июньнән 11 июльгә кадәр балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары узды. «Туган як» профильле сменасы кысаларында «Заря» лагеренда 155 бала ял итте, алар саф һавада булып, уйнап, шәхси үсеш һәм тәрбия алды. Бу хакта «Татар LIFE» газетасы яза.
Смена 18 көн дәвам итткән. Ябылу хөрмәтенә балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Монда алар милли татар уеннары һәм традицион спорт ярышларында катнашкан.
Татарстанда бу милли юнәлешле бердәнбер смена. Балалар монда ял итүдән тыш, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм дин тарихын тирәнтен өйрәнә, диелә хәбәрдә.