Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Питрәчтә «Гаилә бәхете» фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Питрәч районы ЗАГС бүлеге һәм район газетасы редакциясе «Гаилә бәхете» дип исемләнгән фотобәйге үткәрде. Анда сигез гаилә катнашты, алар буыннар элемтәсен күрсәткән фотолар җибәрде. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.

Иң яхшы фото редакция сайтында тавыш бирү юлы белән сайлап алынды. Нәтиҗәдә, Питрәчтән Шиһабетдиновлар гаиләсе җиңеп чыкты. Алар өчен 1186 кеше тавыш биргән.

«Безнең фотода өч буын сурәтләнгән – без, балалар һәм оныклар. Улыбыз махсус хәрби операциядә, ул анда булганда оныгыбыз туды. Ялга кайткач, бергәләп фотога төштек», – дип сөйләде Елена Шиһабетдинова.

Икенче урында Востровлар гаиләсе, алар өчен 998 кеше тавыш биргән. Гаилә елы алар өчен истәлекле даталарга бай икән, гаилә башлыгы Геннадий Николаевичка 50 яшь тулган, ә Светлана Владимировнага тиздән тулачак. Моннан тыш, быел алар энҗе туйларын билгеләп үтәләр. Утыз ел бергә гомер итү дәверендә алар күп балалы әти-әни, бүген инде әбибабай да булырга өлгергән.

Өченче урынны «Царево» торак комплексында яшәүче яшь Садыйковлар гаиләсе алды, алар 750 тавыш җыйган. Гаилә Казанда «Туган авылым» комплексында Бөтенроссия конкурсы өчен милли стильдә фотога төшкән. Фото шулкадәр матур килеп чыккан, аларга аны безнең конкурска да җибәрергә киңәш иткәннәр.

«Безнең өчен туганнар, дуслар, танышлар, хезмәттәшләр тавыш бирде. Барыбер шулкадәр күп тавыш җыярбыз дип көтмәгән идек, барысына да зур рәхмәт», – диде Рания Садыйкова.

Аларның фотосында тугыз кеше, бүләкләүгә Рания ире һәм ике кызы белән килгән иде, Самирага алты, Сәидәгә өч яшь. Гаилә Балык Бистәсе районыннан, 2018 елдан «Царево» торак комплексында яши, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus