Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада заманча сәнгать буенча ХIХ Халыкара арт-симпозиум була

15-25 июльдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында заманча сәнгатькә багышланган «Озын-озак балачак» темасына ХIХ Халыкара арт-симпозиум узачак. Ул Россиядәге Гаилә елына багышлана. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

Мондый чаралар уздыру «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗат кешеләре» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Симпозиум тематикасы дөньядагы төрле халыкларның милли гореф-гадәтләренең сәнгати чагылышын Россиянең төрле төбәкләрендә һәм башка илләрдә яшәүче рәссамнар иҗаты ярдәмендә ачуны үз эченә ала. Эшләр рәсем сәнгатенең, графика һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең традицион һәм авторлык техникаларында башкарылачак.

2024 елгы проектта Россиядән (шул исәптән яңа төбәкләрдән дә), Беларусь, Кытай һәм Төркиядән 37 рәссам катнаша.

Симпозиумда катнашучылар өчен мастер-класслар була. Моннан тыш, «Сәнгать – җитлегеп бетмәгән балачак» темасына түгәрәк өстәл дә була, анда Төркиядән килгән сәнгать белгече Исмаил Эрдоган чыгыш ясаячак.

Проект ахырында билгеләнгән темага уникаль әсәр булдырачаклар һәм аны мәҗбүри рәвештә Россия Музей фондын тулыландыру өчен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондына тапшырачаклар. «Озын-озак балачак» темасына ХIХ Халыкара арт-симпозиумында катнашучыларның эшләреннән күргәзмә 24 июльдә ачыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus