Татарстанда 2024/25 елгы җылылык сезонына котельняларның 48,3 проценты, ягъни 1544 данәсе әзер. Бу хакта республиканың Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.
Белем бирү объектлары арасыннан 1634 объект (53,4 процент) әзер. Мәдәният оешмалары әзерлеге – 58,3 проценты тәшкил итә. Шулай ук җылылык сезонына 1071 (59,9 процент) сәламәтлек саклау объекты да әзер.
Йортларда үзәкләштерелгән җылылык системаларын юдыру һәм пресслау 49,3 процентка башкарылган.
Алдагы җылылык сезонына әзерләнү эшләре барышы турында Әлмәт, Алабуга, Чистай һәм Буа районнары вәкилләре сөйләде. Шулай ук сәламәтлек саклау объектларының әзерлеге турындагы доклад белән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков та чыгыш ясады.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов муниципаль берәмлекләр вәкилләрен җылылык сезонына әзерлек эшләрен көчәйтергә һәм белешмәләрне «Торак фонды мониторингы» системасына кертергә өндәде.