Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә 10 яшьлек бала үлгәннән соң, район Прокуратурасы таләбе белән җинаять эше ачылды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Адилә Гайнетдинова хәбәр итте.
«Лаеш районы прокуратурасы таләбе буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды», – диелә ведомство хәбәрендә.
Авария бүген Яңа Сокуры бистәсендә 12:10 сәгать тирәсендә булды. Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, квадроцикл рулендә 10 яшьлек бала булган. Икенчел юлдан чыкканда, ул Kia автомобиленә бәрелә. Квадроцикл рулендәге бала урында ук үлә, аның 13 яшьлек пассажиры имгәнгән. Балаларның берсе дә мотошлем кимәгән булган.