Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия Герое контракт турында: Бурычны үтәү генә түгел, финанс хәлне дә яхшырту да

Россия Герое Иван Додосов 31 июльгә кадәр Оборона министрлыгы белән килешү имзалаганда потенциаль сугышчылар алачак хәрбиләргә арттырылган түләүләр турында үз фикерен белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Хәзер хәрбиләргә бик зур суммалар түлиләр. Яңа килгәннәргә дә, күптән хезмәт итүчеләргә дә. Мин моны барып үз бурычыңны үтәү өчен генә түгел, ә финанс якны яхшырту өчен бик яхшы акчалар һәм мотивация дип уйлыйм. Әгәр ул үзен гражданлык өлкәсендә таба алмаган икән, хәрби хезмәткә китә дә, акча эшли», – дип сөйли Иван Додосов.

Россия Герое ялга кайткан, кече ватанында вакытын якыннары белән уздыра, райондагы әһәмиятле чараларга бара.

Халык контракт төзеп хезмәт итүчеләргә финанс ярдәме турында белсен өчен, Питрәч районында актив агитация кампаниясе уза. Бөтен җирдә, аеруча халык күп булган урыннарда мәгълүмати плакатлар куелган, буклетлар тараталар. Нигездә, мәгълүмат тарату бурычы авыл җирлеге башлыкларына йөкләнгән, аларга балалар бакчалары, мәктәп һәм башка оешмалар хезмәткәрләре ярдәм итә.

«Беренчедән, без армиягә керергә теләүчеләр белән көн саен сөйләшүләр уздырабыз. Мобилизация вакытында кешеләр үзләре килеп, «Ватан өчен китәсе килә», дип әйтте. Хәтта иртәнге җидедә мине авыл советы янында көтеп торып, минем белән военкоматка китүчеләр дә булды», – дип сөйләгән Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов.

«Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан 195 мең сум, Татарстан Республикасыннан 1 млн 5 мең сум һәм Питрәч районыннан 300 мең сум», — дип санады Казан шәһәренең килешү буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Константин Смолкин.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus