Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Варакин рәсми рәвештә Югары Ослан районы башкарма комитеты башлыгы вазифасына кереште

Евгений Варакин рәсми рәвештә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кереште. Район Советының 48нче утырышында депутатлар бертавыштан шундый карар кабул итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Утырышта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов һәм республика Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина катнашты.

Евгений Варакин чыгышында хәл ителергә тиешле бурычлар һәм проблемаларны билгеләде. Ул җитәкче вазифасын башкаручы статусында ук аларның күп өлешен хәл итү юнәлешендә эшли башлаган иде. Өстенлекләр арасында Урман Морквашы авылында су алу җайланмасы төзү, республика һәм федераль проектлар, программаларда катнашу, сәнәгать парклары ачу, авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүне атап үтәргә мөмкин. Варакин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен аерым билгеләп үтте.

Югары Ослан районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе үз эшендә Казанда, шулай ук Россиянең яңа территорияләрендә туплаган бай тәҗрибәсен кулланырга ниятли. Евгений Варакин соңгы ике елда Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә тыныч тормышны торгызу белән шөгыльләнде.

«Сезнең булышлык белән, район халкы һәм җирлек башлыклары – безнең барлык команда ярдәмендә мин, барлык көчемне биреп һәм мөмкинлекләрне кулланып, район алга китсен өчен җиң сызганып эшләргә әзер», - дип искәртте ул чыгышында.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Югары Осланда Электрон коммерция шәһәре төзи башлаячаклары хакында хәбәр иткән иде.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus