Добавить новость

СК возбудил дело из-за рехаба в Мытищах, где пациентов держали в заложниках

Депутат Пелльманн назвал решение Шольца о ракетах США «путчеобразным» подходом

Умар Кремлев: мы поможем боксеру, которого выродки лишили глаза в Крыму

Порядка 100 мастер-классов прошли в вернисаже на Никитском бульваре с начала лета



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәннең Турай районында Сабан туен Коръән сүзләре белән башлаганнар

Төмәннең Турай районында Сабан туен Коръән сүзләре белән башлаганнар

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Нәсимә Ташбулатованың «Турайда – район Сабан туе» дигән язмасы чыкты.

Төмән районының Сабан туе быел да, гадәттәгечә, Төмән өлкә Думасы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Турай авылының елга янындагы матур аланда зур оешканлык һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте.

Кунакларның бәхетенә кояш та елмаеп кына торды. Бәйрәм мәйданына якынлашкан машиналарны ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы алып, махсус тукталышка озата бардылар. Мәйданга керү белән бирегә килүчеләрне сыйларга аш-су әзерләүчеләр, сәүдә һәм туклану зоналары, интерактив мәйданчыклар, музей һәм китап павильоннары, Төмән районы осталары әйберләрен сату күргәзмәсе эшләп торды. Уртада төп сәхнә, шулай ук уен-ярышлар өчен махсус мәйданчыклар һәм җыр-бию буенча сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен аерым сәхнә дә булдырылган.

Өлкәбездә яхшы таныш алып баручылар - Гөлфия Бикмуллина һәм Ринат Гарифуллин бәйрәмнең тантаналы өлешен ачарга сүзне өлкә диния нәзарәте җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйковка бирделәр. Ул бәйрәмне Коръән сүзләре белән башлап, изге эшкә фатиха биреп, күтәренке кәеф, күңелле ял, уңышлар теләде.

Сабантуй әләмен татар мәдәниятенең фольклор традицияләрен саклаучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Габдуллин күтәрде.

Аннары сәхнәгә Төмән районы хакимияте башлыгы Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе вазифасын башкаручы Роман Малыгин, Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе советының рәисе Альберт Алтынгузинны чакырдылар. Алар бирегә килгән кунакларны район өчен бик әһәмиятле, көтеп алынган Сабантуй бәйрәме белән котладылар. Аннары, традициягә кергәнчә, район алдынгыларына авыл хуҗалыгын һәм татар халкының мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә күрсәткән эш нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Тантаналы өлештән соң халык мәйданга юнәлде. Биредә олысын-кечесен төрле ярышлар, уеннар көтә иде. Аркан тартышу, аякларга капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, биек баганага үрмәләп менү, капчык белән бәрешү, көянтә-чиләк белән су ташу һәм башка ярышларда бик теләп катнаштылар. Алар арасында милли көрәш, армрестлинг, иҗат коллективлары конкурслары, кулинар көрәш һәм гаилә квесты да бар иде. Быелгы Сабантуйда Индрәй, Боровский, Ямбай, Каскара, Муллаш, Салаирка, Червишево һәм Шыкча муниципаль берәмлекләре катнашты.

Ат чабышы елганың аръягында булды. Килгән кунаклар һәм жюри әгъзалары һәр районның бәйрәм «йорт»ларында булдылар. Һәр «йорт»та кунакларны йола буенча әзерләнгән күренеш белән каршы алдылар, милли аш-су күргәзмәсе, милләтебезгә хас көнкүреш әйберләре белән бизәү, халык традицияләрен дә яхшы белергә тиешләр иде.

Үзәк сәхнәдә һәр авыл хакимиятеннән үзешчән артистлар үзләренең сәләтләрен күрсәткән, ярышканнан соң, кунаклар өчен өлкәдә таныш булган җырчыларыбыз да чыгыш ясадылар.

Истәлеккә дип милли киемле кыз-егетләр рәсемнәре төшерелгән стенд янында, татар китаплары тезелгән киштә уртасында фоторәсемгә дә төшәргә мөмкин булды. Нәни балаларга хәтта дөя өстенә менеп йөрү шатлыгы да татыды.

Барлык номинацияләрдә алган балл саны буенча каскаралылар җиңделәр. Көрәш бәйгесесендә абсолют батыр исемен Турал Азимов алса, атлар узышында финиш сызыгын беренче булып Екатерина Плотникова һәм Дарья Ваганова уздылар.

Гомумән, Сабантуй оешкан төстә үтте. Полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм машиналары да үз урыннарында тордылар, бөтен җирдә тәртип, чисталык булды. Милли бәйрәмебез туганнар, дуслар белән күрешүләр, күңелле ял итү, җиңүләр, бүләкләре белән истә калачак.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Путин заявил о необходимости форсированно наращивать ж/д инфраструктуру

Новый свидетель по делу о теракте в "Крокусе" расставил всё по местам: Один из террористов "обжаловал решение суда"

Дипломаты России и Турции провели в Анкаре переговоры по Сирии

Регулирование рынка рассрочек: инициатива Конфедерации потребителей

Музыкальные новости

В первом полугодии 2024 года в сервисных локомотивных депо филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» прошли производственную практику 460 студентов

Ранняя версия Summon and Merge 2 доступна в Google Play 1 страны

«Врет»: основательница WB Бакальчук процитировала Алсу, объясняя причины развода

Во Владимирской области стартует Чемпионат России по велоспорту

Новости России

Регулирование рынка рассрочек: инициатива Конфедерации потребителей

Пожар в супермаркете на юге Москвы потушили на площади 100 квадратных метров

Умар Нурмагомедов победил американца Сэндхагена в главном бою турнира UFC в ОАЭ

Почти итальянец: как ездит самый доступный семиместный кроссовер в РФ

Экология в России и мире

Всероссийское общество инвалидов провело масштабные мероприятия в Нижнем Новгороде

Алексей Фомин представил новый трек «Лунный свет»

В первом полугодии 2024 года в сервисных локомотивных депо филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» прошли производственную практику 460 студентов

Стильные вещи для тех, кто не хочет быть как все

Спорт в России и мире

У России будет медаль на Олимпиаде в Париже

Рублёв стартовал с победы на турнире ATP в США

Теннисиста Дениса Шаповалова дисквалифицировали с турнира ATP-500 в Вашингтоне

Даниил Медведев сыграет в 1/8 финала Олимпиады-2024 в Париже

Moscow.media

Третий раз за месяц горел памятник архитектуры в центре

Суд пересмотрит приговор по делу экс-губергатора Хабаровского края Сергея Фургала

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

75 БПЛА сбиты за ночь над российскими регионами











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Двое жителей Крыма задержаны по подозрению в нанесении увечий чемпиону по боксу

Две машины столкнулись на северо-западе Москвы

Путин заявил о необходимости форсированно наращивать ж/д инфраструктуру

Дипломаты России и Турции провели в Анкаре переговоры по Сирии