Бүген кич Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә
12 июль кичендә Татарстанда һава шартлары начарлану көтелә. Шулай ук шимбә төнендә һәм көндез дә шундый һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республика территориясендә җил тизлеге секундына 15-18 метрга, Казанда 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Моннан тыш, көнчыгыш районнарда яшенле яңгыр көтелә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, атмосфера фронтлары төбәккә салкын көннәр алып килде. Мондый һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.