Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарада «Җомга марафоны» узды

Кукмарада «Җомга марафоны» узды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

«Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры сүзләренә караганда, әлеге проектның төп максаты — татар телен һәм ислам динен саклау, үстерү.

«Республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга, күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту өчен, «Җомга марафоны» дип аталган проект тәкъдим итәбез. Әлеге проект атна саен республикабызның бер районында Мәдәният йортында халыкны җыеп, танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә актуаль вәгазь уку, мөнәҗәтләр башкару, халыкның сорауларына җавап бирү, ул чараның видео форматын социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә таратуны күздә тота», – дип сөйләде Илназ Гыйлемханов.

«Район Мәдәният йортында узган «Җомга марафоны»нда Казанның «Габдерәхим Утыз-Имәни» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин бик үтемле, күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде, Динар Шәймарданов мөнәҗәтләр башкарды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев чараның күркәм узуын билгеләп үтте, тыныч-имин тормышлар теләде. «Ниниди ел фасылы булуга карамастан, безнең күңелебездә иманга урын бар һәм ул кимеми. Мондый чаралар дәвамлы булсын», — диде ул.

Чыгышлар соңында динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау, үсеп килүче яшь буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus