Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Новгород өлкәсендә халык артисты Хәйдәр Бигичевны искә алганнар

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевның 75 еллыгы уңаеннан, Сергачның үзәк мәйданында аның якты истәлегенә «Якташка – якташлардан» дигән зур хәйрия концерты булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идеянең авторлары – Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов һәм «Туган як моңнары» өлкә ансамбле җитәкчесе Дамир Фәйсханов. Тарихи проектны тормышка ашыручылар булып Сергач округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, өлкә «Туган як» газетасы һәм «Туган як моңнары» ансамбле чыкты. Татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Пильна, Спас округларының җирле үзидарә башлыклары, өлкә Диния нәзарәте, Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды һәм Нижгар татарлары конгрессы җитәкчелеге әлеге чарага теләктәшлек белдерде, диелә хәбәрдә.

Якташ артистларны барлау, алар белән элемтә урнаштыру һәм концертның сценариен төзү «Туган як» газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановка йөкләнгән. Чараның генераль мәгълүмати партнёры – «Туган як» газетасы.

«75 яшь булган булыр иде. 1 яшеннән 49 яшенә кадәр – бигрәк кыска гомер. Шушы кыска гомер эчендә дә абыем бик зур мирас, үрнәк алырдай эшләрен калдырды… Шундый концерт биредә беренче тапкыр, диләр. Бу башлангыч дәвамлы булсын, безнең шәхесләребезгә багышланган концертлар булып торсын иде. Онытмыйк аларның хезмәтләрен. Хәйдәр абыемның кыска гомерендә ачысы да, төчесе дә булды. Барысын да күрде. Әмма ул тамашачысын яратты, аңа һаман тугры кала бирде. Бер генә тапкыр да репетиция ясамыйча сәхнәгә чыкмады. «Һәр җырыңны соңгы тапкыр башкарам дип, бөтен җаның-тәнең белән аны башкарырга кирәк», – дия иде», – дип сөйләгән Хәйдәр Бигичевның бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган артисты Халидә Бигичева.

Ул концертны оештыручыларга, җыелган тамашачыга, ерактан килгән кунакларга, Бөтендөнья татар конгрессына, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенә, татарлар яшәгән төбәк башлыкларына рәхмәт белдергән. «Абыемның дәрәҗәсен бигрәк олыладыгыз. Шушы эшне башлап җибәргән Ирфан Таһир улына, аның командасына аерым рәхмәт. Минемчә, аларның бу хакта җан атып йөрүләренең нәтиҗәсе матур гына килеп чыкты. Абыемның рухы шат булыр дип уйлыйм», – дип сөйләгән ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus