«Татмедиа»да почта хезмәтендә эшләүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының өч еллыгына һәм алда торган Россия почтасы көненә багышланды.
«»Татмедиа» почта белән кулга кул тотынып эшли. Сездән башка – без, бездән башка сез юк», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үзенең котлавында.
«Татмедиа» АҖ һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләргә лаек булучылар:
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Россия почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең сатуларга административ ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Владимир Королюк;
«Россия почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Саба районара почтамты Арча участогы башлыгы Эльмира Гайнетдинова;
«Россия почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Саба районара почтамты Балтач районы почта бизнесы һәм социаль хезмәтләр бүлеге әйдәп баручы белгече Кадрия Минһаҗева;
Арча районы почта курьеры Рәйхана Шәйхиева;
Арча районы почта курьеры Нурзилә Абдуллина;
Яшел Үзән районы почта курьеры Гөлгенә Ибәтуллина;
Әтнә районы почта курьеры Айсылу Галимуллина;
Яшел Үзән районы почта курьеры Дилбәр Әхмәтова.
Гаилә елы уңаеннан шулай ук Гөлнара һәм Рафаэль Сафиуллиннар гаиләсен, апалы-сеңелле Гөлнара һәм Гүзәл Вәлиеваларны бүләкләделәр.
Почта хезмәткәрләрен «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе җитәкчелеге һәм «Шәһри Казан» газетасы редакциясе дә котлады.